Поздравление Главы района Р.Г. Каримова с праздником Весны и Труда
06:05 01.05.2025 16+
Поздравление Главы района Р.Г. Каримова с праздником Весны и Труда
Уважаемые заинцы!
От чистого сердца поздравляю вас с 1 мая- Праздником Весны и Труда!
Весна и Труд- эти два понятия значимы для каждого человека. От весны мы всегда ожидаем хороших перемен, связываем с ней надежды на будущий урожай, обновление во всех отраслях жизнедеятельности, успех в добрых начинаниях. При этом понимаем, что только упорным трудом можно создать светлое будущее, благополучие всех и каждого. Жители Заинского муниципального района встречают праздник добрыми делами. Идут весенне-полевые работы, продолжается капитальный ремонт социальных объектов, многоквартирных домов, дорог, модернизация объектов образования и здравоохранения, благоустраиваются места отдыха, создаются условия для ведения здорового образа жизни населения.
Заинцы всегда отличались трудолюбием, умением сплачиваться ради общего дела, и уважение к человеку труда лежит в основе всех наших планов и замыслов. Мы благодарны ветеранам труда, заложившим экономическую основу сегодняшнего дня, а также всем, кто продолжает трудиться на благо родного края. Уверен, что благодаря единству наших стремлений район станет еще более красивым, комфортным и привлекательным.
Желаю всем крепкого здоровья, семейного благополучия, стабильности, дальнейшей плодотворной работы. Пусть Первомай по-прежнему олицетворяет солидарность трудящихся, а оптимизм и вера в лучшее будут всегда вашими спутниками!
Район башлыгы Разиф Кәримовның Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрикләве
Хөрмәтле зәйлеләр!
Сезне чын күңелдән Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май белән тәбрик итәм!
Яз һәм хезмәт – бу ике төшенчә һәр кеше өчен әһәмиятле. Яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, язгы чәчү белән мул иген уңышы алуны бәйлибез, тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында яңаруга, яхшы башлангычларның уңышка китерүенә өметләр баглыйбыз. Шул ук вакытта без бары тик тырыш хезмәт белән генә якты киләчәкне төзергә, һәркемнең имин, мул яшәвен тәэмин итәргә мөмкин булуын аңлыйбыз.
Муниципаль район халкы бәйрәмне игелекле эшләр белән каршылый. Язгы кыр эшләре бара, социаль объектлар, күпфатирлы йортлар, юлларны капиталь төзекләндерү, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү дәвам итә, ял итү урыннары матурлана, халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруы өчен шартлар тудырыла.
Зәйлеләргә һәрвакыт хезмәт сөючәнлек хас, безнең халык уртак эш өчен берләшә белүләре белән аерылып тора һәм хезмәт кешесенә карата хөрмәт безнең барлык планнарыбызның һәм ниятләребезнең нигезендә ята. Без бүгенге көн өчен ныклы икътисади нигез салган хезмәт ветераннарына, шулай ук туган җирнең чәчәк атуы өчен тырыш хезмәт куючыларга рәхмәтле. Омтылышларыбызның бер максатта булуы нәтиҗәсендә район тагын да матуррак, уңайлырак һәм күркәмрәк булыр дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тотрыклылык, алга таба да уңышлы эш телим. 1 Май бәйрәме элеккечә үк хезмәт ияләренең теләктәшлеген гәүдәләндерсен, ә оптимизм һәм яхшы киләчәккә ышаныч һәрвакыт һәрберебезнең юлдашчысы булсын!
Оставить сообщение: