Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак
Агымдагы елның 8-10 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел «Татарча диктант» акциясе тугызынчы тапкыр оештырыла. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе.
«Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 8-10 ноябрь көннәрне «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак.
Әлеге акцияне оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә 3 ноябрьгә кадәр
diktant.tatar сайтында теркәлергә кирәк. Диктантны турыдан-туры сайтта язу мөмкинлеге дә каралган. Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла:
https://clck.ru/364EGK. Элемтәләр өчен мәгълүмат: (843) 236-50-56 (өст. 343),
info@ftatar.org.
Оставить сообщение: