icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
21:32
Понедельник, 21 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Зәйдә Хисамиевларны тимер юбилейлары белән котладылар

12:15 24.10.2024 16+
Зәйдә Хисамиевларны “тимер” юбилейлары белән котладылар

Кафил ага һәм Хәмдия апа 1959 елның 15 октябрендә гаилә коралар һәм өч бала: Равил, Равия, Ильясны тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә бүгенге көндә күрше-тирә шәһәрләрдә яшәп, алдынгылар рәтендә хезмәт куялар.

Хисамиевлар бәхетле яшәүнең серен бер-береңә хөрмәт һәм ярату хисләрен сүндермичә саклауда күрәләр.

Шушы көннәрдә гаиләне 65 еллык юбилее белән район мәдәният бүлегенең автоклуб мөдире Сиренә Хөснетдинова котлады һәм Хисамиевларга Башкарма комитетның ЗАГС идарәсе Рәхмәт хатын тапшырды.

Күңелле чараны район автоклуб коллективының талантлы артистлары дәвам итте, алар ветераннарга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр, эчтәлекле шигырьләр укыдылар, яраткан яшьлек еллары җырларын башкардылар.

Матур котлау сүзләрен балалары һәм оныклары да җиткерде, очрашу бик җылы үтте.

Шәһәрдәшләребез - Хисамиевларның ныклы гаиләсе чыннан да зур хөрмәткә лаек.

На днях семья Кафиля Киямовича и Хамдии Сабировны Хисамиевых отметила “железный” юбилей - 65 лет совместной жизни. Эта годовщина - довольно редкое событие, которое свидетельствует о прочности семейных уз.

Они поженились 15 октября 1959 года, вырастили троих замечательных детей: Равиля, Равию, Ильяса. Дети все нашли свой путь, работают в разных сферах деятельности.

Супруги искренне считают, что прожили счастливую семейную жизнь. Личным примером привили своим детям и внукам трудолюбие, ответственное отношение к делу и уважительное отношение к людям.

Крепкая семья Хисамиевых поистине заслуживает большого уважения заинцев.

727

Оставить сообщение: