Гүзәл һәм Максим Дылевскийлар - Зәйдә яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе
19:18 19.10.2024 16+
Гүзәл һәм Максим Дылевскийлар - Зәйдә яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе.
Максим Александрович белгечлеге буенча эретеп ябыштыручы. Ул күп кенә һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган. Хәзер исә зур йөк машиналарында йөк ташу белән шөгыльләнә.
Ә Гүзәл Илгизәр кызы- югары белемле менеджер. Икенче югары белемен педагогика юнәлешендә алган. 7нче мәктәптә музыка укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе булып эшли, мәктәпнең “Бенефис” театрын җитәкли, буш вакытларында вокал, фортепианода уйнау белән мавыга.
Максим белән Гүзәл өч малайга гомер бүләк иткәннәр. Балаларын хезмәт белән тәрбиялиләр. Өлкән уллары - Владислав тугызынчы сыйныфта укый, “Мирас” вокаль-хореография ансамблендә шөгыльләнә, волейбол уйнарга ярата. Уртанчы уллары Константин - дүртенче сыйныф укучысы, “Азаль” вокаль-хореография ансамбленә йөри. Ә кечкенә Евгений хәзергә “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнә.
Дылевскийларның иң яраткан мизгелләре – гаилә белән бергә үткәргән вакытлары. Җәен алар үзләренең шәхси участокларында эшлиләр, табигатькә чыгып ял итәләр. Кышын чаңгы, тимераякта шуарга яраталар. Шәһәрдә үткәрелгән Гаилә спорт ярышларында катнашуда аларга тиңнәр юк.
“Гаиләм миңа төрле хәлләрдә зур терәк. Ул миңа алга барырга, шушы кечкенә дәүләтебез башында торырга көч бирә”, - ди Максим Александрович.
Оставить сообщение: