icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:23
Вторник, 22 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Югары Мәлем авылында яшәүче Алина һәм Руслан Николаевлар корган гаилә, әлегә бик ишле булмаса да

15:06 06.09.2024 16+
Югары Мәлем авылында яшәүче Алина һәм Руслан Николаевлар корган гаилә, әлегә бик ишле булмаса да, тырыш һәм иҗади булуы белән аерылып тора.

Гаиләнең иң өлкән вәкиле - Фәнзия Николаеваны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Сөббух Рәфыйков исемендәге премия иясе, шигъри җанлы Фәнзия Нәгыйм кызы 40 елдан артык авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарды. Ул эшләгән чорда да авыл сәхнәсендә матур шигырьләр белән чыгыш ясарга вакыт таба иде, бүгенге көндә дә мәдәни чаралардан читтә калмый.

Улы Руслан Николаев - Бохарай мәктәбе директоры, әнисе кебек үк иҗади шәхес. Мәктәп территориясенең чисталыгы, эстетик бизәлешенә күп көч куя: җәен биләмәләр чәчәкләргә күмелсә, кышын мәктәп бинасын төрле төстәге матур ут энҗеләре бизи. Үзенең укучыларын да матурлыкны күрергә өйрәтә, эстетик, патриотик тәрбиягә игътибар бирә.

Руслан кечкенәдән мәктәп, авыл сәхнәсендә концерт, төрле бәйрәмнәрне оста алып баручы буларак таныла. Ул бүген дә мәдәният йортында бик теләп чыгыш ясый, спектакльләрдә катнаша.

Каенанасы белән иренең иҗатка тартылуы Алинага да тәэсир итми калмый. Алина Николаева да - мәдәният йортының иң актив үзешчәне.

Тиздән әбисе һәм әти-әнисе үрнәгендә өч яшьлек Ринур да сәхнәгә килер, - дип көтә авылдашлары.

487

Оставить сообщение: