Районыбызның Сармашбаш авылында яшәүче ирле хатынлы Ольга һәм Азат Сәйфуллиннар икесе дә кендекләре белән җиргә береккән кешеләр. Гаилә башлыгы Азат - 2017 нче елдан Восток агрофирмасында комбайнчы-механизатор
04:50 19.07.2024 16+
Районыбызның Сармашбаш авылында яшәүче ирле – хатынлы Ольга һәм Азат Сәйфуллиннар – икесе дә кендекләре белән җиргә береккән кешеләр. Гаилә башлыгы Азат - 2017 нче елдан «Восток» агрофирмасында комбайнчы-механизатор, тормыш иптәше Ольга ындыр табагында мөдир булып эшли.
Азат Әсәдулла улы әтисе һөнәрен дәвам итә. Бүген аның комбайнга утырып иген кырларын гизүен 7 яшьлек улы Аяз горурланып күзәтә. Әнә шулай буыннан-буынга күчә Сәйфуллиннар нәселендә туган туфракка, игенчелеккә мәхәббәт.
«Кыр эшләренә иртә яздан чүп үләннәренә каршы препаратлар сиптерүдән керешәм, аннан урак тәмамланганчы комбайнда эшлим. Техниканың куәтле булуы эшкә дәртне тагын да арттыра. Ватылса- махсус бригада көйли, шуңа хәзер кырларда эшләү җиңелрәк», — ди Азат.
Сәйфуллиннар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Иң олысына 23 яшь, кечкенәләре Аяз быел мәктәпкә керергә җыена. Алар да әти-әниләре кебек кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Бигрәктә урып-җыю чорында йорттагы мәшәкатьләрнең күбесе балалар өстенә төшә.
“Без Ольга белән иртән эшкә чыгып китәбез дә, төн йокларга гына кайтабыз. Эш белән чыныгып үскәнгә күрә балалар өйдәге тормышны алып баруны авырыксынмый», - ди күп бала әтисе.
Узган ел Азат Сәйфуллин 23 мең тонна икмәк суктырып алган. Быел бу күрсәткечне 30 мең тоннага җиткерергә ниятли. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган, басу –кырларда өлгереп килүче игеннәр дә комбайнчының өметләрен тулысынча акларлык.
Оставить сообщение: