icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
02:56
Вторник, 22 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген районыбыз кырларында урып- җыю эшләре башланды. Авыл хезмәтчәннәре алдында 50 мең гектарга якын мәйданнан бөртекле һәм техник культураларны суктырып алу бурычы тора

04:47 17.07.2024 16+
Бүген районыбыз кырларында урып- җыю эшләре башланды. Авыл хезмәтчәннәре алдында 50 мең гектарга якын мәйданнан бөртекле һәм техник культураларны суктырып алу бурычы тора.

Механизаторларга әлеге зур эшкә керешү алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов үз фатихасын бирде.

-Аллага тапшырып агымдагы ел икмәген җыюга керештек. Әле узган атнада гына авыл хуҗалыгы техникасы, комбайннарның мөһим чорга әзерлеген тикшерү максатында комбайннар парады үткәргән идек. Анда белгечләребез бөртекләрнең дымлылыгын да тикшерде. Ул вакытта әлеге күрсәткеч 32% чамасы булса, хәзер 17% тәшкил итә. Бу башакларның тулысынча өлгергәнлеге турында сөйли. Хәерле сәгатьтә!- диде Разиф Гали улы.

Беренче булып «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары көзге бодай суктыруга керештеләр. «Восток» агрофирмасында уракка берәр көн соңрак чыгарга планлаштыралар, биредә яңгырлар явып үтте.

Көзге бодай районда 17,5 мең гектар мәйданда игелә. Контроль суктыру 15,2% дымлылык, гектарыннан 51 центнер уңыш күрсәтте.

Хлеборобы Заинского района приступили к уборке зерновых культур. Первыми на поле агрофирмы «Зай» вышла бригада из 5 комбайнов CLASS TUCANO. Со словами напутствия к механизаторам обратился Глава района Р.Г. Каримов.

-Мы сегодня приступили к уборке хлеба текущего года. Еще на прошлой неделе провели парад комбайнов, проверили готовность сельхозтехники, комбайнов к важному периоду. Наши специалисты проверили и влажность зерновых, которая тогда составляла около 32%, а сегодня -17%. Это говорит о том, что колоски полностью созрели. В добрый путь! -сказал, благословляя на начало уборки, Разиф Галиевич.

Сегодня к обмолоту озимой пшеницы приступили также механизаторы агрофирмы "Заинский сахар". В агрофирме "Восток" на уборку планируют выйти на день позже, здесь прошли дожди.

Озимая пшеница в районе занимает 17,5 тыс. га. По результатам контрольного обмолота влажность зерна составила 15,2 %, урожайность - 51 цн/га.

Перед работниками сельского хозяйства района стоит задача обмолота зерновых и технических культур на площади 50 т/га.

717

Оставить сообщение: