icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
05:18
Вторник, 22 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Питрау парлары иң матурлар һәм озын гомерлеләр

04:39 13.07.2024 16+
Питрау парлары – иң матурлар һәм озын гомерлеләр

Сәвәләй авылында яшәүче Прасковья Павловна белән Борис Иванович Черкасовлар моннан 50 ел элек Питрау бәйрәмендә кавышып, туган авылларында күркәм гомер кичерәләр. Питрау парлары – иң матурлары һәм озын гомерлеләре, дигән ышану бар. Черкасовлар үткән юл сокланырлык: сынаулар алдында сынатмаганнар, сынмаганнар, бар киртәләрне икәү бергә, иңне-иңгә куеп җиңә килгәннәр...

Өйләнешкәч тә авылда йорт салып керәләр. Һәр эшне киңәшләшеп, аңлашып башкаралар. Гомер буе туган колхозларында намуслы хезмәт итәләр. Борис Иванович механизатор, токарь булып, тормыш иптәше төрле эшләрдә эшли-сыерын да сава, склад мөдире дә була.

Гаиләдә ике малай, бер кыз туа. Кызганыч, Черкасовларга бала кайгысы күрергә туры килгән. Уллары Сергей якты дөньядан иртә китеп бара. Черкасовлар балаларында хезмәткә, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр, шуңа да алар бәхетне читтән эзләми -кызлары Лариса туган авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, Александр нефтьче булып эшли.

Бүген Черкасовлар балаларына, оныкларына сөенеп, аларның җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр. Ел саен 12 июль - Питрау көнне төп нигезгә әти-әниләре янына балалары, оныклары килә. Туган йортта бәлеш салып көтәләр аларны.

“Без бик бәхетле, тормышыбыз җитеш. Авырлыкларга бирешмичә, тырышып хезмәт итүебез, бер-беребезне аңлап яшәвебез нәтиҗәсендә шушы көнгә килеп җиттек”, – ди алар.

Олы хөрмәткә лаек, мөхтәрәм Прасковья Павловна белән Борис Иванович Черкасовларга киләчәктә дә шулай пар канат булып, тигезлектә, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Алтын туйлары мөбарәк булсын!

741

Оставить сообщение: