Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы
03:23 16.06.2024 16+
Зәй районы башлыгы Р.Г. Кәримовның Корбан бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле районыбыз мөселманнары!Сезне ихлас күңелемнән рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек символы булган Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм - мөселман дөньясында иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Ул нәкъ менә башка дин тотучыларга хөрмәт күрсәтү, көндәлек эшләрдә һәм мәшәкатьләрдә якыннарыңа теләктәшлек белдерү, якты ниятләре һәм игелекле гамәлләре белән аерым бер мәгънәгә ия.
Илебездә бүген төрле конфессияләр арасында тынычлык һәм татулыкны булдырып калу аеруча мөһим. Зәй районы мөселманнары да иң яхшы ислам традицияләрен дәвам итеп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда зур роль уйныйлар, дин тотучыларның бердәмлеген ныгытуда зур хезмәт куялар. Районыбызда борынгы бәйрәмнең гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйлар, шулай ук аларны киләчәк буыннарга тапшыру буенча күп төрле гамәлләр башкарыла. Бу олуг бәйрәм хәер-фатихалы булсын һәм һәр йортка иминлек, тынычлык алып килсен!
Оставить сообщение: