icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
18:12
Четверг, 17 Апреля
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген Яшьлек боз сараенда милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион турнир башланды. Анда Россиянең 25 төбәгеннән 260 көрәшче катнаша

13:47 15.10.2023 16+
Бүген «Яшьлек» боз сараенда милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион турнир башланды. Анда Россиянең 25 төбәгеннән 260 көрәшче катнаша.

Турнирны ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, Россия көрәш федерациясе Президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар сәламләде.

Ринат Фәрдиевнең барлык туганнары исеменнән рәхмәт сүзләрен бертуган апасы Разия Галимәрданова җиткерде.

Бил алышулар ике көн дәвам итәчәк. Финал ярышлары иртәгә узачак. Турнирны ябу тантанасы 15 нче октябрь көндезге 12 гә билгеләнгән.

1738

Оставить сообщение: