icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
17:11
Вторник, 24 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Зәйдә "Җәүһәр" ансамбле иң беренче тавыш бирде

10:16 18.09.2026 16+
Зәйдә "Җәүһәр" ансамбле иң беренче тавыш бирде

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында Зәй районы Имәнлебаш авылында "Җәүһәр" татар халык фольклор ансамбле тавыш бирүне бәйрәм рухында башлап җибәрде.
Алар мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына күмәкләп иң беренче килделәр. Җәүһәрлеләрнең иртән иртүк гармуннар уйнатып, җырлашып килүе мөһим көнгә бәйрәм рухы өстәде.
> «Без җәүһәрлеләр нинди генә чаралар булса да һәрчак бергә. Менә бүген дә илебез киләчәген сайлауга бердәм кушылырга килдек. Без барыбыз да Имәнлебаш кешеләре һәм бер сайлау участогына беркетелгән. Шуңа да гражданлык бурычыбызны шушылай матур итеп үтәргә, башкаларга үрнәк булырга карар кылдык», - диде ансамбль җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
"Җәүһәр" ансамбле 1996 елда оешкан. Ул өч буынны берләштерүче иҗат коллективы: биредә өлкән буын апалар да, урта яшьтәге ханымнар да, балалар да шөгыльләнә. Алар татар халык җырларын, мирасын буыннан-буынга дәвам итә.
Кыйблалары - милли мәдәниятне саклау һәм актив гражданлык позициясе! #Зәй #ЗәйРайоны #Сайлау2026 #Җәүһәр #Имәнлебаш #ТатарМәдәнияте #ГражданлыкБурычы #Фольклор
254

Оставить сообщение: