Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды
14:38 11.09.2026 16+
Зәй районында Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды
Зәй муниципаль районында бөек мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип аталган XIII фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Оештыручылар: Зәй муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессының Зәй җирле бүлеге һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Зәй районы мөхтәсибәте.
️Программа
Чара Имәнлебаш авылында кунакларны каршы алу һәм чәй табыны артында аралашудан башланды. Катнашучылар:
• Таҗетдин Ялчыгол каберен зиярәт кылдылар;
• Җиңү бульварындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар;
• Зәй балалар музыка мәктәбенең 65 еллык эшчәнлеге белән таныштылар;
• Ялчыголга багышланган Истәлек билгесе янында күргәзмәләрне карадылар;
• Т. Ялчыгол исемендәге үзәк мәчет һәм Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе эшчәнлеге белән таныштылар.
Рәсми өлеш
Өйлә намазыннан соң Коръән аятьләре укылып, конференция рәсми рәвештә ачылды. Чыгыш ясадылар:
• Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов;
• Мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды башкарма директоры Нурия Һашимова;
• Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.
• Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров;
Фәнни докладлар
Күренекле галимнәр һәм белгечләр чыгышлары:
• Хатыйп Миңнегулов (КФУ профессоры) — Т. Ялчыгол эшчәнлеге турында;
• Рафис Шәймәрданов (ЯЧДПУ профессоры) — иҗатны укыту-тәрбия процессында куллану;
• Рухия Ахунҗанова (Язучылар берлеге әгъзасы) — иҗатның әһәмияте;
• Марсель Гарипов (язучы) — Азнакай төбәкчеләренең эзләнүләре;
• Рәмзия Җиһаншина (укытучы) — мәдрәсәләрнең роле;
• Дамир Ахунов— нәсел дәвамчылары эшчәнлеге.
Йомгаклау
Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Лауреатларга бүләкләрне Разиф Кәримов һәм Ирек Шәрипов тапшырды.
Бу чара тарихи мирасыбызны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөһим адым булды!
В Заинском районе прошла XIII конференция, посвящённая наследию Таҗетдина Ялчыгола
В Заинском муниципальном районе состоялась XIII научно-практическая конференция «Исследования и историческое значение наследия Таҗетдина Ялчыгола». Мероприятие было посвящено жизни и творчеству великого просветителя.
Организаторы:
Заинский муниципальный район, Всемирный конгресс татар (Заинское местное отделение) и Духовное управление мусульман Республики Татарстан (Заинский районный мухтасибат).
️ Программа мероприятия
День начался в селе Имянлебаш со встречи гостей и чаепития. Участники конференции:
• Посетили место захоронения Таҗетдина Ялчыгола;
• Возложили цветы к памятникам на бульваре Победы;
• Ознакомились с выставками, посвящёнными жизни просветителя;
• Посетили Заинскую детскую музыкальную школу (65 лет!) и татарскую гимназию имени Р. Ш. Фардиева.
Официальная часть
Конференция открылась чтением аятов из Корана и молитвой. С приветственными словами выступили:
• Глава Заинского муниципального района Разиф Каримов;
• Заместитель председателя ДУМ РТ Равил хазрат Зуфаров;
• Исполнительный директор Фонда содействия развитию культуры при Президенте РТ Нурия Хашимова;
• Заместитель руководителя Исполнительного комитета Всемирного конгресса татар Ирек Шарипов.
Научные доклады
В ходе конференции выступили ведущие специалисты:
• Хатип Миннегулов (КФУ профессор, академик) — о деятельности Т. Ялчыгола;
• Рафис Шаймарданов (ЯЧДПУ профессор) — об использовании творчества в учебном процессе;
• Рухия Ахунжанова (член Союза писателей РТ) — о значении творчества;
• Марсель Гарипов (писатель) — об исследованиях азнакаевских краеведов;
• Рамзия Зиганшина (учитель татарского языка) — о роли медресе;
• Дамир Ахунов — о деятельности потомков рода.
Завершение
Конференция завершилась церемонией награждения участников. Лауреатам вручили награды Разиф Каримов и Ирек Шарипов.
Мероприятие способствовало сохранению исторической памяти и популяризации наследия выдающегося татарского просветителя!
Оставить сообщение: