icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
16:35
Среда, 17 Июня
Рекламный баннер 990x90px top

Татарча диктантта катнаш!

11:49 22.04.2026 16+
Татарча диктантта катнаш!

24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.

«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара. Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә.

Катнашу форматлары: Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда; Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша: https://clck.ru/364EGK

Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була.

Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
847

Оставить сообщение: