icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
23:24
Суббота, 21 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр

12:32 20.03.2026 16+
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Районның 28 мәчетендә бәйрәм намазлары ай дәвамында ураза тоткан барлык дин тотучыларны берләштердеТаҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеткә зәйлеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде.

Район имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин бәйрәм вәгазендә Ураза бәйрәменең рухи әһәмиятен, җәмгыятьтә шәфкатьлелекнең һәм тынычлыкны саклауның мөһимлеген искә төшерде️
Район башлыгы Разиф Кәримов үзенең чыгышында дин әһелләренең район тормышына керткән өлешләрен ассызыклады:

"Ураза бәйрәме белән! Районыбызның имин тормышы, иман рухы һәм яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен барлык дин әһелләребезгә аерым рәхмәт. Без һәрвакыт илебез хакына батырлыклар кылучы махсус хәрби операциядә катнашучыларны догабыздан калдырмыйбыз һәм зәйлеләргә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

Киләчәктә дә күпмилләтле районыбызда тыныч һәм тату яшик, аның икътисады үсешенә үз өлешебезне кертик. Һәм иң мөһиме – күгебез аяз булсын, илдә иминлек хөкем сөрсен! ️Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәйрәм рухы телим!" – диде Разиф Галиевич.

Гает намазыннан соң мөселманнар кайнар пылау һәм чәйдән авыз иттеләр.
Бүген дин тотучылар гыйбадәт кылып кына калмый, туганнары белән кунакка йөрешә, бүләкләр бирә һәм мохтаҗларга ярдәм итә. Шулай ук зиратларга барып, әрвахлар рухына дога кылу да күркәм гадәтләрдән санала.
173

Оставить сообщение: