icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:55
Пятница, 13 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Татарстанда 2026 елның 12 февраленнән бөек татар каһарман шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» фильмы прокатка чыга

09:45 12.02.2026 16+
Татарстанда 2026 елның 12 февраленнән бөек татар каһарман шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Кара урман» фильмы прокатка чыга.

Режиссер Радик Кудояровның Татарстан Республикасы ярдәме белән төшерелгән кинотасмасы Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Җәлил һәм аның иптәшләренең фаҗигале язмышы турында сөйли.

Фильм үзенең сәнгать көче һәм эмоциональ тирәнлеге аркасында халыкара кинофестивальләрдә танылу һәм югары бүләкләр яулаган.

Геройлар биш телдә: немец, инглиз, француз, рус һәм татар телләрендә сөйләшәләр. Шигырьләрен (берсеннән тыш) рус һәм инглиз телләренә Кудояров үзе тәрҗемә иткән.

Зәй киноучреждениесендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильмның премьерасы 16 февральдә 18:00 сәгатьтә була.

Премьерага рәхим итегез!

В Татарстане с 12 февраля 2026 года стартует прокат фильма «Кара урман» («Чёрный лес»), посвящённого 120-летию великого татарского поэта-героя Мусы Джалиля.

Кинолента режиссёра Радика Кудоярова, созданная при поддержке Республики Татарстан, рассказывает о трагической судьбе Джалиля и его товарищей, казнённых фашистами в годы Великой Отечественной войны.

Фильм завоевал признание и высшие награды на международных кинофестивалях благодаря своей художественной силе и эмоциональной глубине.

Герои говорят на пяти языках: немецком, английском, французском, русском и татарском. Стихотворения (кроме одного) перевёл на русский и английский сам Кудояров.

В киноучреждении Заинска премьерный кинопоказ фильма, приуроченного 120-летию со дня рождения героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля состоится 16 февраля в 18:00 часов.

Приглашаем заинцев на премьеру фильма!
359

Оставить сообщение: