ТАТАРЧА ДИКТАНТ - 2025
11:16 12.11.2025 16+
ТАТАРЧА ДИКТАНТ - 2025
Үзеңне тикшер. Укы. Яз. Горурлан!
14–16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.
Беренче тапкыр мондый диктант 2016 елда үткәрелә, бүгенге көндә исә 31 илдән һәм Россиянең 74 регионыннан катнашучыларны берләштерә.
Катнашу форматлары:
Офлайн рәвештә— мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша️ https://clck.ru/364EGK ️
Офлайн мәйданчыклар Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.
Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
Катнашмый калма!
Оставить сообщение: