icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
01:25
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

07:01 04.11.2025 16+
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм!
Бу ике бәйрәмнең рухи һәм тарихи тамырлары тирән. Алар милләтенә, диненә, социаль статусына, яшенә карамастан, халыклар бердәмлеген, гаять зур ил гражданнарының бердәм зур көчен гәүдәләндерә. Безнең артта мең еллык тарих, һәм без киләчәк буыннар язмышы өчен үз җаваплылыгыбызны да төгәл аңлыйбыз. Кече Ватаныбыз булган районыбызның һәм республикабызның уңышы, икътисади үсеше безнең бердәмлегебезгә, җаваплылыгыбызга һәм үзара хөрмәтебезгә, Конституцияне үтәүгә бәйле. Бары тик бергәләп, һәрберебез көчебездән килгәнчә хезмәтебез белән өлеш кертеп, без һәртөрле кыенлыкларны җиңә, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, балаларыбызга һәм оныкларыбызга лаеклы киләчәк тәэмин итә алабыз.
Без махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүдә дә бердәм, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы җиңүне якынайта, ә гражданлык җаваплылыгы һәм чын патриотизм нәсел дәвамчыларыбызга үрнәк булып тора.
Шул ук вакытта безнең һәрберебез үз урынында Ватан иминлеге өчен хезмәт куя. Һәм безнең илебез, без яратканча – һәрвакыт көчле, ирекле һәм бәйсез булсын! Бөек илебез, туган республикабыз һәм районыбыз өчен горурлык хисе киләчәктә дә безне берләштерсен! Барыгызга да ныклык, оптимизм, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.

Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов
899

Оставить сообщение: