Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры уза
13:40 18.10.2025 16+
Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры уза
Бүген "Давыдов- Арена" боз сараенда ярышларны ачу тантанасы узды, берьюлы 3 келәмдә бил алышулар башланды.
Көрәшчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, ТР татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләп, уңышлар теләделәр.
Чирек гасырлык тарихы булган һәм күп кенә яшь көрәшчеләргә зур келәмгә юллама биргән турнир районда 27 нче тапкыр үткәрелә. Быелгысы Самара өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Башкортостан, Оренбург өлкәсе һәм Татарстанның 25 районы һәм шәһәреннән иң көчле 287 көрәшчене берләштерә.
Бил алышулар ике көн дәвам итәчәк. Ярышларны ябу тантанасы 19 октябрьдә 13:00 сәгатьтә булачак.
В Заинске проходит всероссийский турнир по корэш памяти Р.Ш. Фардиева. В этом году он объединил 287 борцов из 4-х регионов Российской Федерации и 25 районов и городов Республики Татарстан.
Состязания будут идти два дня. Закрытие соревнований запланировано на 13:00 часов 19 октября. Приглашаем любителей спорта в ледовый дворец болеть за участников турнира!
Оставить сообщение: