icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:05
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Бүген Зәй районында танылган татар галиме Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган 12 нче Республика фәнни–гамәли конференциясе узды

18:39 24.09.2025 16+
Бүген Зәй районында танылган татар галиме Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган 12 нче Республика фәнни–гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Ялчыголның нәсел дәвамчылары, республика дин әһелләре, җирле имамнар, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, укытучылар, китапханәчеләр, башка районнар делегацияләре катнашты.
Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дин эшләре буенча куратор Гадел Хәсәншин бар иде. Конференциядә катнашучылар Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыгол каберен зыярәт кылдылар. Иске Зәйдә алар өчен яр буе буйлап экскурсия оештырылды, Билал мәчетендәге Ялчыгол музеенда булдылар, анда кунакларга мәгърифәтченең тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Аннары Куш-Елга авылында традиция буенча барлык кунаклар Ялчыгол токымнары каберләрен, «Хәзрәт чишмәсен»мәдәният йорты янында оештырылган күргәзмәләрне карадылар.
Пленар өлеш мәдәният йортының тамаша залында узды. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча башкарган эшләре турында сөйләде, мондый мөһим чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Кунакларны һәм конференциядә катнашучыларны шулай ук Нурия Һашимова, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Гадел Хәсәншин сәламләде. Конференция барышында Таҗетдин Ялчыголның татар халкы тормышында әһәмиятле роле һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында чыгышлар яңгырады.
Төп докладлар белән Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, халык язучысы Вахит Имамов, күренекле якташыбыз Рабит Батулла, халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм башкалар чыгыш ясады.
Чарада катнашучылар Зәй җирендә танылган галимнең истәлеген мәңгеләштерү буенча алып барылган эшкә югары бәя бирделәр, киләчәктә дә бу юнәлештә уңышлар теләделәр.
1548

Оставить сообщение: