icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:03
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Яшь зәйлеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар!

09:24 26.09.2025 16+
Яшь зәйлеләрне әдәби бәйгедә катнашырга чакыралар!

Актаныш муниципаль районы ТАССР ның халык шагыйре Гамил Афзал исемендәге“Яшьләр каләме” республика фестивале кысаларында проза һәм шигырь бәйгесе игълан итә. Бәйгедә, Татарстан районнары, регионнардан һәм шәһәрләреннән яшь үзенчәлекләре туры килгән һәркем катнаша ала.
Бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар катнаша.
Бәйгегә җибәрелгән эшләр дүрт яшь категориясенә бүленеп карала:
- 7-9 яшь (кертеп);
- 10-13 яшь (кертеп);
- 14-18 яшь (кертеп).
- 19 – 22 яшь кертеп
Бәйгедә катнашучы, түбәндәге темаларга (өч тема буенча да), берәр шигырь тәкъдим итә.
Проза әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла.
-Гамил Афзал үрнәгендә юмор-сатира ;
- гаилә кыйммәтләре, милли бизәкләр (милли мәдәният, гореф- гадәт, йолалар)
- туган якка мәхәббәт, патриотизм (“Ватанны саклаучылар елы”).

Гаризалар 2025 елның 1 сентябрьдан 1 октябрьга кадәр, электрон форматта landfarsi13@mail.ru адресы буенча кабул ителә.
Оештыру комитеты адресы: Актаныш авылы, Тынычлык проспекты 62. Элемтә өчен тел.: 8(85552)3-12-87
596

Оставить сообщение: