icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:03
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә, 2025 елның 14 сентябрендә, масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы узачак

10:04 11.09.2025 16+
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә, 2025 елның 14 сентябрендә, масштаблы #БөтенГаиләБеләнСайлауга #ТатарстанАлга республикакүләм фотоконкурсы узачак.
Татарстанда яшәүче һәр гаилә көн дәвамында 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, ике автомобильнең берсен яисә 11 iPhone смартфонының берсен ота алачак.
Конкурста катнашу өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк: 14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ТР сайлау участогы каршында «Бөтен гаилә белән сайлауга» дигән махсус беләзек (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында алып булачак) киеп бөтен гаилә белән фотога төшәргә; 14 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр фотоны #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга дигән ике мәҗбүри хэштег белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси биттә урнаштырырга.
Мәҗбүри шартлар: Гаилә белән фото сайлау участогы каршында (тышкы яктан) төшерелгән булу шарт. Фотографиядә сайлау участогына керү урынының таныла торган элементы: язу, плакат, баннер күренергә тиеш. Фотографиядә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган махсус беләзек (ким дигәндә берәү) күренергә тиеш. #БөтенГаиләБеләнСайлауга һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотография урнаштырылган постта (комментарийләрдә түгел) булырга тиеш.
️ Фотоконкурста Татарстанда яшәүче һәм республикада даими яки вакытлыча теркәлгән кеше генә катнаша ала. Призлар уйнатуда катнашучының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә урнаштырылган фотографияләр катнаша (фотоконкурсны уздыру вакытында катнашучының шәхси бите ачык булырга тиеш, аккаунт 18 яше тулган затныкы булу шарт). Барлык мәҗбүри шартлар белән фотоконкурсның «Вконтакте»дагы «Татарстан Алга» төркемендә, «2025 елның 14 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.
1675

Оставить сообщение: