icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:41
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Зәйдә быел Ленин урамы 4, 6, 8, 11,14, 18, 19А, 20, 22, 24нче, Нефтьчеләр проспекты 22, 42нче, Рәфыйков урамы 2, 4, 6нчы йортларга караган 15 ишегалды “Безнең ишегалды”

11:07 05.09.2025 16+
Зәйдә быел Ленин урамы 4, 6, 8, 11,14, 18, 19А, 20, 22, 24нче, Нефтьчеләр проспекты 22, 42нче, Рәфыйков урамы 2, 4, 6нчы йортларга караган 15 ишегалды “Безнең ишегалды” республика программасы буенча капиталь төзекләндерелде.

Район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы мәгълүматы буенча бу эшләргә 45 млн. сум акча тотылган.

Ишегалларында тротуарлар яңартылды, юлларга асфальт җәелде, машина кую, кер киптерү урыннары, балалар уен мәйданчыклары ясалды, подъезд төпләренә заманча эскәмияләр, чүп савытлары куелды, көнкүреш калдыкларын җыю өчен аерым мәйданчыклар булдырылды,

Бу эшләр барысы да алдан әлеге ишегалларына караган йортларда яшәүчеләр сорауларын искә алып башкарылды.

- Безнең идарәче компания карамагында хезмәт күрсәтелүче йортлар саны 177. Аларның күпчелеге ишегалларында инде “Безнең ишегалды” республика программасы буенча заманча төзекләндерү эшләре алдагы елларда башкарылган иде. Подрядчы оешмалар быелгы программага кергәннәрендә дә эшне сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр булганны саклап тотсыннар, төзекләндерелгән ишегалларыбыз озак еллар халыкка хезмәт итсен иде, -ди идарәче компания директоры урынбасары Галина Кожевникова.

Программа гамәлдә булган 5 ел эчендә Зәйдә барлыгы 181 ишегалды төзекләндерелде.
2792

Оставить сообщение: