icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Татарстанское время
03:41
Пятница, 28 Ноября
Рекламный баннер 990x90px top

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!

12:15 30.08.2025 16+
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәребез көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм туган шәһәрен, республикасын яратучы, аларның уңышларына чын күңелдән шатланучы, кече Ватаны өчен армый-талмый хезмәт куючы һәркемне берләштерә.

Татарстан төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Ул – хезмәт сөючән, талантлы, көчле рухлы, үз тарихы һәм мәдәнияте белән горурланучы, иртәгәге көнгә ышанучы, Ватанны саклаучы, республиканың икътисадын һәм куәтен ныгыту өчен барысын да эшләүче кешеләр иле.

Һәр татарстанлы, шул исәптән зәйлеләр, туган ягы һәм аның уңышлары белән горурлана. Без бергәләп казанышларыбызны саклап калып, аны тагын да арттыра алырбыз дип ышанам. Моның өчен бездә гаять зур җитештерү потенциалы, кыйммәтле хезмәт ресурслары, өлкән буыннарның зирәклеге һәм яшьләрнең энергиясе җитәрлек.

Бу көн шатлык, горурлык һәм өмет белән тулы булсын. Барлык башлангычларыгызда уңышлар, иминлек һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим.

Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов
2534

Оставить сообщение: